Сәясәт

Р.Вәлиев Германиядә татар әдәбияты антологиясен немец телендә чыгарырга тәкъдим итте

Разил Вәлиев танылган немец тәрҗемәчесе Роземари Титце белән очрашты.
28.05 16:32

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев танылган немец тәрҗемәчесе Роземари Титце белән очрашуда  Германиядә татар әдәбияты антологиясен немец телендә бастырып чыгару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сөйләшү барышында Разил Вәлиев Германиядән килгән кунакка Татарстан парламенты һәм комитет эшчәнлеге турында сөйләде. Аерым алганда ул Татарстанда туган телләрне һәм республиканың дәүләт теле буларак татар телен мәктәпләрдә укыту белән бәйле вазгыятькә тукталды. "Мәктәп программаларында әлеге мөһим дәресләрне ирекле калдыруга без катгый рәвештә каршы чыктык, - диде ул. - Хәзерге вакытта федераль парламент белән якларны килештерү эшләре дәвам итә. Күп регионнар, бигерәк тә милли республикалар безнең позицияне яклыйлар. Чөнки алар телне мәҗбүри укытмаган очракта мәдәният тә, гореф-гадәтләр дә, ахыр чиктә милләт үзе дә юкка чыгасын аңлыйлар".

Татарстан парламентарие немец язучысына мәдәни хезмәттәшлек һәм мәгърифәт программалары белән алмашу кысаларында Германиядә татар әдәбияты антологиясен немец телендә бастырып чыгару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Роземари Титце үзенең Татарстан башкаласына Лев Толстой тормышын өйрәнү максатында килүен әйтте. Ул шулай ук Татарстанда милли мәгариф эчтәлеге белән кызыксынды һәм чираттагы китап чыгару планнарын сөйләде.  

Әңгәмәдә шулай ук Татар ПЕН-үзәге җитәкчесе, язучы Әхәт Мушинский катнашты.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.