Рәсми Татарстан

Песошин Чаллыдагы кер юу машиналары заводы нигезенә таш салуны мөһим вакыйга, дип саный

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Haier компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
29.05 15:09

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Haier компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Алексей Песошин Haier компаниясе делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

Ул искә төшергәнчә, 2008 елда Татарстан Республикасы һәм Кытайның Шаньдун провинциясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау,  Haier компаниясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы башлангыч булган.

“Сезнең белән эшләү һәм Haier заводының 2016 елдан Чаллыда эшләве безнең уңышлы хезмәттәшлекнең дәвамы булып тора, - диде Алексей Песошин. - Бу чынлап та безнең уртак хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге”.

Кичә, 2018 елның 28 маенда, Чаллыда Haier кер юу машиналары заводы нигезенә таш салу тантанасы узды. “Бу безнең өчен мөһим вакыйга”, - диде Алексей Песошин.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бүген Теләчедә, Биектауда, Балык Бистәсендә булды, Самара өлкәсендә яңа мәчет ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.