Фән һәм мәгариф

Актаныш районы Балалар сәнгать мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде

Әлеге вазыйфага Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде.
30.05 01:00

 (Актаныш, 30 май,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Әлеге вазыйфага Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде.

28 май көнне Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров Балалар сәнгать мәктәбе коллективына яңа директорны тәкъдим иттеләр. Әлеге вазыйфага Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде.

Моңа кадәр "ТР Актаныш муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе" белән Гөлназ Сәгыйтҗан кызы Вәлиева җитәкчелек иткән иде.

Безнең белешмә: Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов ( Мөхәммәт Мирза) — татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2005-2012). 2012-2013 елларда «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының, 2014-2017 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.