Фән һәм мәгариф

Математикадан база өлеше буенча БДИны 585 мең кеше язачак

Быел математика беренче мәҗбүри имтихан булып тора.
30.05 09:25

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Чәршәмбе, 30 майда, Россия мәктәп укучылары математикадан база өлеше буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Быелгы төп дулкында математика беренче мәҗбүри имтихан булып тора. Бүген БДИны 585 мең кеше язачак. Шуның 563 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Математикадан база өлеше буенча БДИны төп дулкындагы имтиханнарда барлык укучыларның 80 проценты яза.

Имтихан уздыру өчен Россиядә һәм чит илләрдә 5,1 мең пункт булдырылган. Бердәм дәүләт имтиханы 10.00 сәгатьтә башлана һәм өч сәгать дәвам итә. Нәтиҗәләр 15 июньгә кадәр билгеле булачак.

Математикадан база өлеше буенча имтиханда 20 бирем бар. Эшләр биш баллы система буенча бәяләнә. Ә калган БДИлар 100 баллы шкалада бәяләнә. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен “өчле”дән югарырак билгегә эшләү кирәк.

Математикадан профильле дәрәҗәдәге имтихан җомга, 1 июнь көнне булачак. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп вакыты быел 28 майдан 2 июльгә кадәр туры килә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.