Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов кышка әзерлек буенча һәр район-шәһәрдә семинарлар уздыру бурычын куйды

“Кышка әзерлек беренче урында тора торган мәсьәлә”, - диде Президент.
31.05 11:35

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ягу сезонына әзерлек алдыннан, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр катнашында киңәшмә, йә семинарлар уздыру кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Министрлар Кабинетында 2017-2018 елда ягу сезоны нәтиҗәләре һәм алдагы ягу чорына әзерлеккә багышланган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров фикеренчә, ягу сезоны белән бәйле күп кенә мәсьәләләрне, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр катнашында белем бирү семинарларында хәл итеп булыр иде. “Алайса, муниципалитетлар хилафлыкларын бетерү буенча чаралар күрү урынына, инспекторлар килүен көтеп ята. Ә закон буенча, нәкъ менә муниципаль берәмлекләр җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлегенә бәя бирергә тиеш, ә алар безне көтә”, - дип белдерде ул. Борис Петров мондый семинарларны июнь-август айларында җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашында уздырырга тәкъдим итте.

Заседание Кабинета Министров Республики Татарстан «Об итогах работы организаций топливно-энергетического комплекса и жилищно-коммунального хозяйства в отопительный период 2017/2018 года и задачах по подготовке к отопительному периоду 2018/2019 года»

Рөстәм Миңнеханов кышка әзерлекнең четерекле, нечкә эш булуын билгеләп узды. “Аны бер көндә генә башкарып булмый, даими системалы эш кирәк. Әйтергә кирәк, аерым бер сораулар булды, әмма, тулаем алганда, система эшләде. Сезнең вәкилләр катнашында, кышка әзерлек буенча һәр муниципалитетта я киңәшмә, я сессия үткәрергә кирәк”, - дип Президент Борис Петровның тәкъдимен хуплады. Аның әйтүенчә, хисап тоту гына түгел, барлык белгечләрнең булган проблемаларны күрсәтүе мөһим.

“Бу эш файдалы булачак. Без конкрет әйберләр турында сөйләшкәндә, эш күпкә системалы булачак. Семинар уздыру белән тулысынча килешәм”, - дип ул бу мәсьәләне төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга контрольгә алырга кушты.

Заседание Кабинета Министров Республики Татарстан «Об итогах работы организаций топливно-энергетического комплекса и жилищно-коммунального хозяйства в отопительный период 2017/2018 года и задачах по подготовке к отопительному периоду 2018/2019 года»

“Бүгенге карарга язып куярга, сессияләр ничек узганын гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышларында тыңларга кирәк. Кышка әзерлек беренче урында тора торган мәсьәлә”, - диде Президент.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бүген Теләчедә, Биектауда, Балык Бистәсендә булды, Самара өлкәсендә яңа мәчет ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.