Фән һәм мәгариф

Балаларга бәйле мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге белем бирү сыйфатына бәйле – Гүзәл Удачина

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренчә, ата-аналар мәктәп стеналарында туган конфликтлы мәсьәләләргә дә зарланалар.
01.06 15:22

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ата-аналар мәгариф системасының белем бирү сыйфаты белән канәгать түгел, дип әйтте. Аның сүзләренчә, ата-аналар мәктәп стеналарында туган конфликтлы мәсьәләләргә дә зарлана. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.

“2016-2017 елның тенденциясе булып мөрәҗәгать итүче кешеләр тарафыннан күтәрелгән мәгариф мәсьәләсе тора. Бу очракта сүз ата-ананың белем сыйфаты белән канәгать булмавы турында бара. Иң күбе ата-аналар мәктәп яки балалар бакчасы стеналарында туган төрле конфликтлы мәсьәләләргә зарланалар. Конфликт тәрбияче белән ата-ана арасында, мәктәп булса, укытучы белән ата-ана, укытучы белән бала, гаилә һәм администрация арасында туарга мөмкин. Мондый вазгыять, гомумән, булырга тиеш түгел. Балалар белемне максималь рәвештә уңайлы итеп алырга тиеш. Белем бирү учреждениесендә конфликты ситуация чыкты дигән сүз,  гомумән, була алмый. Максималь рәвештә уңайлы укыту – ул белем бирү учреждениесенең турыдан-туры бурычы. Бу тенденция бүгенге көндә безне бик борчый, без аны күзәтеп торабыз”, - диде Гүзәл Удачина.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.