Икътисад

И.Фәйзуллин: Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт барлык объектларда да оештырылган

Рөстәм Миңнеханов «Молодежный» лагерындагы эшләрне балалар ял итәргә килгәнче бетерергә кушты.
01.06 16:23

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре барлык объектларда да оештырылды, 3 муниципаль мәктәптә һәм 2 балалар бакчасында эшләр тәмамланды, дип әйтте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына капремонт программаларын гамәлгә ашыру турында чыгышында. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Ирек Фәйзуллин 2018 елда балаларны савыктыру өчен 14 лагерьга капиталь ремонт планлаштырылган, диде. "Бүгенгә 13 объект әзер. Бер объектта ремонт дәвам итә – «Молодежный» лагеры, Биектау районы. Башкарылган эшләр күләме – 93%", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов «Молодежный» лагерындагы эшләрне балалар ял итәргә килгәнче бетерергә кушты. «Эшләрне башкару графикларын төгәлрәк үтәргә кирәк. Әгәр подрядчы срокларны боза икән, киләчәктә аның белән эшләмәгез», - диде Татарстан Республикасы Президенты, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бүгенгә 5 мәдәният объектында, 2 яшүсмерләр клубында, 13 Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары (Советлары) бинасында, 2 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, 8 Татарстан Республикасы муниципаль архивында ремонт эшләре төгәлләнгән.

2018 елда амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 120 поликлиниканы яңарту каралган. 31 майга 77 объектта әзерлек эшләре башланган. 1 объектта эшләр тәмамланган. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.