Фән һәм мәгариф

Казанда алтын медаль алучы укучылар саны арткан

Кызыл аттестатны Татарстан башкаласының 593 чыгарылыш сыйныф укучысына тапшырачаклар.
04.06 11:57

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Казанда медальгә дәгъва итүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, 8,5 процентка арткан. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов әйтте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бишлеләр генә булган аттестатны Татарстан башкаласының 593 чыгарылыш сыйныф укучысы алачак. Шулардан 322 укучыга республика медальләре тапшырылачак.

Медальне барлык фәннәрдән ярты еллык һәм еллык билгеләре “бишле” булган һәм бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары 75тән дә түбән булмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырачаклар. “Отличник” аттестаты югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә.

  • Быел бердәм дәләт имтиханын тапшыру өчен 11нче сыйныф укучыларының күпчелеге җәмгыять белемен (42,3 процент), физиканы (25,1 процент), биологияне (18,2 процент), химияне (14,5 процент) һәм тарихны (12,6 процент) сайлаган.

"Алдагы ел белән чагыштырганда, информатиканы сайлаучылар саны артты. Әлеге предметны өйрәнүгә кызыксыну информатизация өлкәсендәге һөнәрләргә ихтыяҗ булу белән бәйле”, — дип билгеләп үтте Һидиятов.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

Рифкать Әхмәтҗанов әзерләгән этимологик сүзлекнең икенче бүлеген туганнары чыгарачак

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы, инфаркт булу сәбәпле, вафат.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Парламент дәресе бирде

Мондый дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк, Габдулла Тукай турында китап тәкъдим ителде, беренче татар ораториясен студентлар әзерли.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өлкәннәрен Ветераннар советының 40 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә ветераннар хәрәкәтендәге тырыш хезмәте өчен Мактау билгесе тапшырдылар.