Дин

"Җыен" берлеге күзәтүе: Рамазан аенда татар авылларында авыручылар саны арта

Мәдәни-агарту иҗтимагый берләшмәләр ассоциациясендә Түбән Новгород авылларында авыруга сәбәп итеп ураза тотучылар аз булуы билгеләп үтелгән.
04.06 15:14

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Мәскәүдәге “Җыелыш” (Собрание) мәдәни-агарту иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясендә тематик ифтар вакытында Россиянең кайбер төбәкләрендә уразаны кемнәр тота һәм кемнәр тотмый дигән темага анализ үткәрелгән. Бу хакта IslamNews сайты хәбәр итә.

Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында ураза тотучыларның 10-15 процент тирәсендә икәне ачыкланган. Шундый үзенчәлек ачыкланган - үзләрен диндә дип әйтүчеләр сәламәтлеккә сылтау белән ураза тотмый. Аларның авырулары ни өчендер Рамазан аенда көчәеп китә икәнлеге билгеле булган. Әмма, шушыңа да карамастан, соңгы елларда Түбән Новгород өлкәсе авылларында коллектив ифтар уздыру популярлаша бара.

Дагыстанда вазгыять бөтенләй башкача. Левашинск районы мөселман җәмәгать эшлеклесе Магомед Саидмагомедов сөйләвенчә, аның туган авылы Уллуада ураза тотмаган бер генә кешене дә табып булмый. Берәү дә сәламәтлеккә һәм табиблар киңәшенә сылтау ясамый. Шул ук вакытта авылда коллектив ифтар йоласы юк, һәркем үз гаиләсе белән авыз ача. Хәтта Леваши район үзәгендә дә Рамазан аенда барлык кафелар ябыла. Биредә спиртлы эчемлекләр сату турында сүз дә булуы мөмкин түгел инде, дип аңлатты Дагыстан вәкиле.

Ул шундый тенденциянең Рамазан аенда республика башкаласы Махачкала да булуын әйтте. Мәчетләрдә бергәләп тәравих намазын ураза тотучылар укуын җиткерде ул.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.