Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советында республиканың 12 җәмәгать судьясына таныклык тапшырдылар

Юрий Камалтынов җәмәгать судьяларына намуслары чиста булсын өчен закон буенча хөкем итүләрен теләде.
04.06 14:40

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклык тапшырдылар.

Документларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кулыннан 12 җәмәгать судьясы алды. Аларның дүртесе әлеге вазифага беренче тапкыр, сигезе инде яңадан билгеләнде.

“Зур суд системасы турында тәэсир халык белән сезнең үзара ничек эшләвегездән чыгып билгеләнә”, - дип билгеләп үтте парламентарий.

Хөкемдарларга закон буенчамы әллә намус белән хөкем итәчәксезме, дип яратып бирә торган соравы белән депутат булган Туфан Миннуллинны искә алып, Юрий Камалтынов: “Закон буенча хөкем итегез, намусыгыз чиста булыр!” дигән теләк белдерде.

Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев җәмәгать судьяларына җәмгыять алдында әхлакый яктан җаваплы булырга кирәклеген билгеләп үтте. Ул хөкемдарларда булырга тиешле: намуслылык, принципиальлелек, объективлык, максатчан, гаделлек, эмоциональ яктан тотрыклылык, сатылмаучанлылык, сабырлык кебек сыйфатларны атады.

Шулай ук Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов җәмәгать судьяларын таныклык алу белән котладылар һәм гадел булуларын, федераль һәм республика законнарын саклауда уңышлар теләделәр.

“Гражданнар алдында безгә йөкләнгән җаваплылыкны тулаем аңлыйбыз”, - диде Биектау районы буенча 2нче участок җәмәгать судьясы Наталья Волколовская.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.