Авыл

Кәҗә асраучыларга субсидиянең кайчан биреләчәге билгеле булды

“Беренче яртыеллыктагы хата-кимчелекләрне төзәтеп, тиешле субсидияне икенче яртыеллыкта таратабыз”, – диде Марат Әхмәтов.
05.06 13:40

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Савым кәҗәләре асраучыларга тиешле 1 мең сум күләмендәге субсидиянең кайчан биреләсе билгеле булды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Гадәти елларда шәхси хуҗалыкларга булыша торган ярдәм суммасы 360 млн иде. Инде быел, сөт бәясе кимү сәбәпле, савым сыерларына ярдәмне көчәйтик дигән исәп белән эш иттек. Бер генә сыер тоткан кеше аны үз ихтыяҗларына гына куллана, сөт сатасы юк. Сөт бәясе аларга йогынты ясамый дип, 1 литр сөткә 2 сум дип утырттык. 2-3 сыер асраучыга - 3 мең сум, 3 баштан артса, һәр сыерга 4әр мең сум күләмендә субсидия билгеләдек. Күрәсең, сумманы сораган вакытта санап бетермәгәнбез. Акча берникадәр җитми калды да, без кәҗә асраучыларша икенче төрлерәк караган кебек килеп чыкты. Әмма беренче яртыеллыктагы җитешсезлекне дә төзәтеп, икенче яртыеллыкта кәҗә асраучыларга тиешле сумманы җиткерәчәкбез”, - диде Марат Әхмәтов.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – “Төркитуй” эшли башлады

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә

23 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.