Икътисад

Лилия Галимова: Миңнеханов КФУның мактаулы докторы исеменнән баш тартты

Рөстәм Миңнеханов бу исемне Татарстан Президенты сыйфатында эшен төгәлләгәч кенә кабул итәргә әзер.
05.06 16:32

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Рөстәм Миңнеханов КФУның мактаулы докторы исемен Президенты сыйфатында эшен төгәлләгәч кенә кабул итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

“Рөстәм Миңнеханов мондый мактаулы исем бирүләре өчен рәхмәт белдерә. Белгәнегезчә, ул республиканың иң зур вузларының берсе тормышында актив катнаша. Президент вузның киләчәктә дә югары күрсәткечләргә ирешәчәгенә ышана. Әмма бу мактаулы исемне, Татарстан Президенты сыйфатында эшен төгәлләгәч кенә кабул итәргә әзер”, - диде Галимова.

Алдан билгеле булганча, КФУның Гыйльми Советы бертавыштан вузның Попечительлек советы җитәкчесе һәм Татарстан Президентына мактаулы исем бирү тәкъдимен хуплаган иде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Татарстанда «Бердәм Россия»нең кабул итү бүлмәсенә 10 елда 21 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Бер генә сәяси партиядә дә халык белән мондый системалы эш оештырылмаган, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.