Авыл

Чирмешәндәге "Илхан" хуҗалыгында һәр көнне 4,8 тоннадан артык сөт савалар

Хуҗалыкта тәүлеккә 25-30 килограмм сөт бирә торган сыерлар да бар.
05.06 17:32

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының "Илхан" ҖЧҖендә һәр көнне 4,8 тоннадан артык сөт савалар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хуҗалыкта 240 баш савым сыеры исәпләнә. "Без савым сыерларын карауга һәм тукландыруга аерым игътибар бирәбез. Тәүлеккә 25-30 килограмм сөт бирә торган сыерлар да бар, – дип сөйләгә комплексның баш зоотехнигы Марина Җиһаншина. – Барлык мәгълүмат компьютерга кертелә, күрсәткечләр анализлана".

"Илхан" ҖЧҖендә сыерларны көнгә 3 тапкыр савалар, 10 машинада сыер савучы сменалап эшлиләр. "Хезмәт хакына беркем дә зарланмый, сыер савучылар айга уртача 20 мең акча алалар", – дигән  Марина Җиһаншина.

Хуҗалыкта шулай ук 80 тана һәм 137 бозау бар. Киләчәктә биредә сыерлар санын 1000 башка җиткерергә уйлыйлар. Әгәр акчалары җитсә, быел 500 башка исәпләнгән икенче терлекчелек корпусын файдалануга тапшыруны планлаштыралар, диелгән әлеге хәбәрдә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.