Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәге җитәкчеләре медиарейтингында алдынгылыкны саклый

Икенче урында Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин, өченче урында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов булды.
05.06 17:46

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләренең май аендагы медиарейтингында беренче булды. Бу турыда «Медиалогия» оешмасы хәбәр итте.

Икенче урында Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин, өченче урында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов булды.

Россия төбәкләре башлыклары рейтингында Рөстәм Миңнеханов бер урынга алга күчеп, бишенче баскычта тора. Рейтингта Рөстәм Миңнехановка кадәр Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко урнашкан.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.