Авыл

Теләчедә терлек азыгы җыю техникасының яңа сезонга әзерлеген тикшерделәр

Беренче урынга 50 балл туплау мөмкинлегеннән 49 балл туплап, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте чыкты.
06.06 23:00

(Теләче, 6 июнь, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләчедә терлек азыгы җыю техникасының яңа сезонга әзерлеген тикшерделәр, дип яза район газетасы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов рәислегендәге комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Зиннәтов, авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идрәсе консультанты Илфар Баев, “Гостехнадзор” дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов эшләде.

Үзара тикшерү барышында комиссия әгъзалары машина-трактор паркларының, терлек азыгы әзерләү комбайннарының, тагылма машиналарның торышына, аларның механизаторлар белән тәэмин ителешенә һәм машиналарга техник карау үткәрелү-үткәрелмәү фактларына зур игътибар бирделәр. Моннан тыш, комбайннарда ком, кошма, сәнәк, аптечка, яктылык кайтаручы куркынычсызлык жилетлары булырга тиешлеге шарт итеп куелды. Соңгысы яңа чыккан таләп. Төнлә эшләгәндә, юлда йөргәндә, аеруча юлда туктап торганда механизаторлар куркынычсызлык жилетларын кияргә бурычлы. Шулай ук комиссия әгъзалары игътибарыннан автоүлчәгечләрнең дә төзеклеге, сенаж базларының әзерлеге дә читтә калмады. Алар аеруча җаваплыклары чикләнгән “Алан”, “Таң” һәм “Игенче” ширкәтләрендә яхшы әзерлек белән күрсәтелде. Сенажны фәкать куәтле тракторлар гына таптарга һәм алар консервант сиптерү өчен махсус савыт белән җиһазландырылган булырга тиеш. Тикшерү барышында күренгәнчә, быел да районыбыз басуларында печән әзерләүдә КРН - 2,1, КДН - 2,4 маркалы печән чапкычлар , ГВК - 6 маркалы печән әйләндергечләр, ПРФ - 180 маркалы печән төргәкләү машиналары эшләячәк. Аларның да һәркайсы комиссия әгъзаларының ныклы тикшерүе аша узды. Үзара тикшерүдә хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде. Бу очракта кеше гомере, кеше сәламәтлеге һәм аның кадере турында сүз бара. Шуңа да, беренче чиратта, хуҗалыкларда әлеге тармак буенча махсус белгеч, теркәү журналы, һәр механизатор белән инструктаж үткәрелгән булуы шарт итеп куелды.

Үземә җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте механизаторларының бер төрле киемдә һәм бердәм булып үзара тишерүгә килүләре ошады. Алар бернигә дә битараф түгел. Кәефләре күтәренке, эшлибез дип кенә торалар. “Печән өлгерергә атна-ун көн бар, шуңа кадәр кул астындагы техниканы тулаем әзерлек сызыгына бастырачакбыз. Кирәкле запас частьлар кайтты, “ - диделәр алар бертавыштан.

Азактан хуҗалыклардагы терек азыгы җыю техникасының яңа сезонга әзерлегенә бәя куелды. Беренче урынга 50 балл туплау мөмкинлегеннән 49 балл туплап, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте чыкты. Икенче һәм өченче урыннарда җаваплыклары чикләнгән “Игенче”(48 балл) һәм “Агролак”(47 балл) ширкәтләре диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.