Фән һәм мәгариф

Казанда “Тоталь диктант”ны оештыручыларны һәм “биш”ле билгесенә язучыларны бүләкләделәр

“Татар-информ” агентлыгын Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
06.06 20:22

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Бүген Министрлар Кабинетында республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Тоталь диктант”ны оештыручылар һәм “биш”ле билгесенә язучылар белән очрашты. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Тоталь диктант – ул мәгариф акциясе. Беренчедән, бу - Россиядә, дөньяда тел мәсьәләләренә игътибар юнәлтә торган чара. Ел саен “Тоталь диктант” та катнашучылар саны арту куандыра”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Встреча с отличниками и организаторами

  • Рус теленнән халыкара диктантның текст авторы Россия язучысы, “Большая книга” һәм “Ясная поляна” әдәби премияләре лауреаты Гүзәл Яхина булды.

Встреча с отличниками и организаторами

Казанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская акция бөтен дөньяда 14 апрельдә узды, дип әйтте. “Быел Казан “Тоталь диктант” башкаласы булу өчен көрәште, әмма Владивосток җиңде. Киләсе елда Казан беренче булсын өчен тырышачакбыз”, - диде ул.

Встреча с отличниками и организаторами "Тотального диктанта 2018"

Ирина Александровская быел татарстанлыларның 4 проценты, ә 2016 елда 2,5 проценты диктантны “биш”ле билгесенә язганын әйтте. “Акциядә катнашучыларның 70 проценты 30 яшькә кадәрге кешеләр”, - диде ул.

  • Быел Татарстанда 4 меңнән артык кеше диктант язды. Узган ел бу акциядә 3 512 кеше, 2016 елда 2 502 кеше катнашкан иде.

“Бу, беренче чиратта, җәмгыяви проект. Икенчедән, рус теленә, бер-береңә мәхәббәт, битараф булмау турында", - диде РФ Президенты каршындагы Рус теле буенча совет әгъзасы Ольга Ребковец.

Аның сүзләренчә, 30 меңнән артык кеше онлайн-режимда “Тоталь диктант" яза. Шулай ук Казаннан да туры трансляция ясау мөмкинлеге бар. Моның өчен Казан киләсе елда “Тоталь диктант” башкаласы булырга тиеш”, - дип тәмамлады сүзен Ребковец.

Встреча с отличниками и организаторами

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, “Дом книги” китап кибетләре челтәре, “Татарстанда мәдәниятләр һәм диалоглар үзәге” иҗтимагый оешмасы, “Тоталь диктант-2018” акциясенең Филологлар һәм рус теле укытучылары советы, Гүзәл Яхина һәм Ольга Ребковец Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Встреча с отличниками и организаторами

Моннан тыш, “Республика Татарстан” газетасының мәгариф бүлеге мөхәррире Евгения Чеснокова Рәхмәт хаты алды. Шулай ук “Татарстанның иң актив муниципаль берәмлеге” номинациясендә җиңүчесе Чаллы шәһәрен билгеләп үттеләр.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.