Спорт

Чирмешән районының волейболчы хатын-кызлары республика чемпионатында җиңүче булганнар

Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча республика бәйгесендә районның хатын-кызлар командасына тиңнәр булмады.
07.06 00:00

(Чирмешән, 7 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының волейболчы хатын-кызлары республика чемпионатында җиңүче булганнар, дип яза җирле басма.

Теләчедә узган ярышларда авыл районнарыннан килгән 11 команда көч сынашкан. Финалда Теләче, Чирмешән һәм Әлки районнары очрашкан, чирмешәнлеләр шушы ике команданы да җиңеп, лаеклы рәвештә республика чемпионатының алтын медальләренә ия. Теләче - икенче, Әлки районы өченче урыннарда.

Җиңүчеләрне (Флера Рәхимҗанова, Светлана Әхтәмова, Светлана Кузнецова, Лилия Җиһаншина, Гөлназ Җиһаншина, Светлана Хуҗиханова, Гөлнара Плотникова, Земфира Тузилова) дүшәмбе узган җыелышта билгеләп үттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.