Фән һәм мәгариф

Казан кооператив институтында авыр язмышлы балаларга ярдәм өчен иҗтимагый совет төзелде

Югары уку йорты ректоры Алсу Нәбиева балаларга сыйфатлы белем алу мөмкинлеге бирү мөһим эш дип саный.
07.06 10:00

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Казан кооператив институты эшчәнлегендә хәйриячелек өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Кичә югары уку йортында Татарстандагы балалар йортларында һәм приютларында тәрбияләнүче балалар өчен Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева катнашында зур концерт булды.

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр янына концертка Совет районындагы мәктәпләрдә укучылар да чакырылган иде. Барлык яшь катнашучылар - 150дән артык бала - акция партнерларыннан бүләкләр алды. Араларында кыйммәтлеләре дә - велосипед һәм самокатлар да бар иде.

Ә иң мөһим бүләк җиде чыгарылыш сыйныф укучысына Казан кооператив институтында түләүсез уку мөмкинлеген бирү булды. Сертификатларны “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр приютыннан (Питрәч районы) өч һәм Казандагы “Гаврош” социаль приютыннан дүрт укучы алды.

Яшьләргә ярдәм системалы һәм даими булсын өчен институтта иҗтимагый совет булдырылды.

Шушындый совет булдыру турындагы тәкъдим белән Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева акция партнерларына – уку йорты белән инде берничә ел хезмәттәшлек иткән дәүләт эшлеклеләренә, танылган эшкуарларга, республиканың җәмәгать эшлеклеләренә һәм меценатларга мөрәҗәгать итте.

Очрашуда катнашучылар хәйрия кооперациясенең шушындый форматын бик теләп хупладылар. Советның төп бурычы – социаль якланмаган балаларның профессиональ яктан үзләрен табу өчен шартлар тудыру, аларга үз вакытында ярдәм күрсәтү. Шул исәптән - югары уку йорты кадр партнерлары хисабына түләүсез уку мөмкинлеге бирү. Җиде абитуриент өчен бу эш инде башкарылды.

Нәбиева яшүсмерләргә ярдәм итү кирәк һәм бу бик мөһим икәнлеген искәртте. Язмышлары авыр булуга карамастан, аларга белем алу мөмкинлеген бирергә, сәләтләрен ачуда ярдәм итәргә кирәк дип саный ул.

“Бу - юлның башы гына әле, әлеге юнәлештә без эшне дәвам итәргә уйлыйбыз”, - диде Казан кооператив институты ректоры. Ул, балаларга максатчан, төгәл ярдәм күрсәтү өчен, кадр партнерларын югары уку йорты иҗтимагый советында катнашырга чакыруын әйтте.

Нәбиева фикеренчә, хәйрия иҗтимагый советы авыр язмышлы балаларга ярдәм кулы суза, аларга социаль лифт ача, тормышта үз урыннарын табуда юл күрсәтә ала. Ихтыяҗ булган белгечлек буенча югары белем алу кеше язмышын билгеләүче кыйммәтле актив икәнлеге искәртелде.

Ректор шулай ук быел институтта “”Ипи, кондитер һәм макарон эшләнмәләре” белгечлеге буенча укырга керүчеләргә субсидия каралганлыгын хәбәр итте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге белгечлек буенча уку өчен биш кешегә сертификат биргән.

Казан кооператив институтының ипи пешерү эшендә казанышлары аз түгел – аларның WorldSkills халыкара бәйгесендә зур җиңүләре, ипи пешерү буенча Үзәк союз кубогында “алтын” бар.

Югары уку йортының башлангычын дәүләт дәрәҗәсендә дә уңай бәяләделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан кооператив институты акциясен хуплап, институт карамагында хәйрия иҗтимагый советы төзелүне тиңдәшсез проект дип атады.

“Татарстан Республикасы – изге эшләр мәйданы ул. Безнең хәзер инде күпме дини биналар, тарихи объеклар торгызылды, мәрхәмәтле кешеләр күпме язмышларны уңай якка борды... Институт тәкъдим иткән проект – яңа мәйдан, мохтаҗ балаларга ярдәм итү кооператив акциясе”, – диде ул.

Парламентарий әлеге форматның үсешенә ышана. Ратникова проектны тормышка ашыруда бар яклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима Казан кооператив институтында иҗтимагый совет булдыруны яхшы башлангыч дип билгеләп үтте. Ул әлеге идеянең социаль яктан якланмаган балаларның хыялларын тормышка ашыруда, профессиональ яктан ныгуда һәм уңышлы кешеләр булуда ярдәм итү өчен башка мәгариф учреждениеләрдә дә таратырга кирәклеген әйтте.

Татарстан кулланучылар союзы идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов югары уку йорты башлангычына бар яклап ярдәм итәргә риза. Шул ук вакытта ул Казан кооператив институты чыгарылыш укучылары өчен эш табу бик җиңел булуын – аларның 95 проценты үз белгечлекләре буенча эшкә урнашуларын билгеләп үтте. Чөнки аларга хезмәт базарында ихтыяҗ бар, диде ул.

Уку йортының кунагы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов институтның хәйриячелек эшчәнлеген Казан шәһәре Совет районы хакимиятенең даими ярдәмендә башкару мөһимлеген әйтте.

Концерттан соң һәм проект партнеры бүләкләрен тапшырганнан соң балалар бәйрәме Казан рестораннарының берсендә төшке аш белән дәвам итте. Ә аннан соң балаларны шәһәр үзәгендәге танылган күңел ачу үзәгендә боулинг һәм киносеанс көтә иде.

Акциядә катнашучылардан булган балалар учреждениесе җитәкчеләренең берсе әйтүенчә, “үзенчәлекле” балалар өчен шундый зур һәм шул ук вакытта бик игътибарлы бәйрәмнең элек булганын ул бөтенләй хәтерләми.

Югары уку йорты җитәкчелеге алга таба да балаларны сюрпризлар һәм матур эшләр белән сөендереп торырга вәгъдә бирде.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

Рифкать Әхмәтҗанов әзерләгән этимологик сүзлекнең икенче бүлеген туганнары чыгарачак

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы, инфаркт булу сәбәпле, вафат.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Парламент дәресе бирде

Мондый дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк, Габдулла Тукай турында китап тәкъдим ителде, беренче татар ораториясен студентлар әзерли.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өлкәннәрен Ветераннар советының 40 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә ветераннар хәрәкәтендәге тырыш хезмәте өчен Мактау билгесе тапшырдылар.