Икътисад

Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә аена 70 мең сум түләргә тәкъдим итәләр

Сәясәтче Юрий Крупнов сигез балалы гаиләләрне коммуналь түләүләрдән азат итү һәм машиналар белән тәэмин итү фикерен әйтте.
07.06 11:59

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Президент гранты буларак, ай саен 70 мең сум түләргә җыеналар. Мондый тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путинга Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәтү советы җитәкчесе Юрий Крупнов мөрәҗәгать итте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Демограф бәяләмәсе буенча, мондый зур гаиләләр илдә якынча алты мең Ләкин “ата-аналарының хезмәт батырлыкларына” карамастан, мондый гаиләдәге балаларга “аз балалы һәм хәтта аз сандагы күп балалы гаиләләрдәге балаларныкы кебек тигез мөмкинлекләрнең ким дигәнен дә” бирү ихтималы юк.

“Мондый гаиләләргә карата күп балалы гаиләләр өчен президент грантлары институтын булдыру максатчан булып тоела – шундый һәр гаиләгә федераль бюджеттан ай саен 70 мең сум грант акчасы бүлеп бирүне булдырырга кирәк. Бу елына якынча биш миллиард сум”, - диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Сәясәтче, сигез балалы гаиләләрне коммуналь түләүләрдән азат итү һәм сыйдырышлы машиналар белән тәэмин итүне дә кирәк дип саный. Крупнов мисал итеп 11 урынлы "Газель" машиналарын әйткән.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук, мондый гаиләләргә коммуникацияләр кертелгән җир кишәрлекләрен һәм анда йорт төзү өчен төзелеш материалларын бушка бирү турында да әйтелә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.