Татар дөньясы

Дубайда яшәүче татарлар бүген ифтар үткәрергә җыена

Ифтарга 40 кеше килер дип көтелә.
07.06 11:45

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар бергә җыелып, ифтар үткәрергә җыена. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Дубайда яшәүче, ифтарның оештыручысы Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

“Дубайда ифтарны беренче тапкыр гына уздыруыбыз түгел, берничә тапкыр җыелып алганыбыз булды. Әйтик, соңгы тапкыр сигез татар кызы бергә җыелдык. Ифтарны мин һәм Марьянна иптәш кызым белән оештырабыз. Ул Чаллы кызы. Ире Радик, улы Рәсүл белән Дубайда 5 еллап яшиләр. Гомумән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарларның социаль челтәрдә уртак төркеме бар, хәзерге вакытта анда 130 дан артык кеше җыелды. Бүгенге ифтарда 35-40 кеше катнашуы көтелә”, - дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.

Татарлар катнашындагы ифтар Дубайның “Учкудук” дигән үзбәк ресторанында узачак.

Әлфия Бәдретдинова Рамазан аен көтеп алуын әйтте. Соңгы арада Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы Шамил Галәветдиновның лекцияләрен тыңлыйм. Мин үз-үземә “Рамазан аеның килүен көтү – бәхет бит ул”, дип әйтә идем. Миңа калса, Рамазан аенда дөньяда яхшылык һәм ихласлык кебек сыйфатлар күбрәк буладыр”, - диде ул.

“Март аенда Дубайда яшәүче казахлар оешмасы безне – татарларны  – Нәүрүз бәйрәме үткәрергә чакырганнар иде. Анда без 4-5 татар кешесе генә кушылдык. Казахларның шундый дус, тату булганнарнына көнләшеп караган идек. Монда яшәүче милләттәшләр күп, Дубайда 25 ел яшәүче татар гаиләсе бар, яшьләребездән 8-10 яшәүче кызлар-егетләр дә байтак иткән. Татарлар белән дә шулай төрле бәйрәмнәр, очрашулар үткәрергә зур теләк бар”, - диде Әлфия Бәдретдинова.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.