Авыл

Республиканың баш ветеринары мал табибларына терлек азыгы әзерләү чорында бурычлар куйды

"Мал азыгы сыйфаты әзерләү чорында, аның сыйфаты  мал табибларыннан башка берәүгә дә кирәкми", - ди баш ветеринар.
07.06 11:48

(Буа, 7 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов мал табиблары һәм районның ветеринария  лабораториясе табибларына үз районнары башлыклары белән киңәшмә уздырырга, хуҗалык җитәкчәләренә, терлек азыгы әзерләү чорында, ярдәм кулы сузу бурычы куйды.

  • Бу хакта ул бүген Буада узган район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган  республика семинарында әйтте.

"Район башлыклары белән киңәшмә үткәрегез. Хуҗалык җитәкчеләренә чыгыгыз. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү буенча киңәшләр, күрсәтмәләр бирегез.  Күпләр белми, кемнәрдер оныткан. Бүген сезгә таратылган яңа кулланма әсбапта барысы да тәфсилләп язылган. Өйрәтегез", - диде баш ветеринар.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, терлек азыгы әзерләү чорында азыкның сыйфаты бары тик ветеринарларга гына кирәк.

"Сезнең һәрберегезнең кул астында машинасы бар. Күчмә бригадалар оештырыгыз. Сыйфатсыз азык әзерләргә юл куймагыз. Дымлылык, таптату буенча киңәшләрегезне бирегез. Сез бу чорда хуҗалык җитәкчеләренең уң кулы да, иң сөймәгән кешесенә дә әйләнергә тиешсез", - диде.

Республиканың баш ветеринары күләм артыннан куып, сыйфат аксарга тиеш түгел дип саный.

"Сенаж базларын тутырабыз, печән кибәннәре куябыз да - эш бетте. Сыйфат турында уйлау юк. Соңыннан, проба ала башлагач, берни эшләп тә булмый, соң. Безнең бурыч - терлек азыгы әзерләү чорында,  азык сыйфатын 50 %ка гына яхшырта алсак та, зур эш бу. Тагын бер тапкыр әйтәм, мал сәламәтлеге азык сыйфатыннан тора", - диде Алмаз Хисаметдинов.

  • Терлек азыгы әзерләү чорында ветеринарларның еллык семинар эшендә  Буа районы башлыгы Җәббаров, шәһәрнең башка тармак җитәкчеләре,  Татарстанның 43 районыннан килгән баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораториясе җитәкчеләре катнаша. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.