Татар дөньясы

Милли Шура президиумы Казанда җыелачак

Караласы мәсьәләләр арасында - Бөтендөнья татар конгрессының җиденче чираттан тыш съездына әзерлек эшләре.
07.06 12:20

 (Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Быел 20 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендә «Милли Шура» президиумының чираттагы утырышы уздырыла, дип хәбәр итә БТКның матбугат хезмәте.

Утырышта IX Бөтенроссия татар дин әһәлләре җыенына, Бөтендөнья татар конгрессының җиденче чираттан тыш съездына әзерлек эшләре һәм башка мәсьәләләр каралачак.

Кичен «Милли Шура» әгъзалары Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе бинасында узачак республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалын караячак.

Президиум утырышы алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советының утырышы да үтәчәк. Анда IX Бөтендөнья дин әһелләре җыенына әзерлек эшләре һәм башка мөһим мәсъәләләр күтәреләчәк, дискуссион мәйданчыкларның исемнәре һәм эчтәлеге буенча фикер алышачаклар.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.