Сәясәт

Путин Латвиядә рус телендә укуны тыю турында: Евросоюзга оят булыр дип өметләнәбез

Россиядә ватандашларның хокукларын аларның хәлен кискенләштермәслек итеп якларга кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
07.06 15:00

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Латвиядә рус телендә укуны тыю кеше хокукларын тупас рәвештә бозу, моның өчен Евросоюзга оят булырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” барышында белдерде.

Теләсә нинди санкция кертү проблеманы хәл итүдә ярдәм итми, ә киресенчә, аны кискенләштерә генә. Балтыйк буенда яшәүче ватандашларыбызның хәленә килгәндә, без бу хакта һәрвакыт сөйлибез, диде президент.

“Цивилизацион җәмгыятьтә “негражданнар” булып игълан ителүне күз алдына китерүе дә авыр, ләкин андый категория юк бит. Мондый категория Балтыйк буе дәүләтләрендә уйлап чыгарылган, бу шушы территориядә яшәгән халыкларның закон хокукларын чикләү өчен эшләнә”, - дип белдерде Путин.

Безнең ватандашларны саклау чаралары аларның хәлен кискенләштермәскә тиеш. “Шуңа күрә без Евросоюздагы партнерларыбыз белән сөйләшүләр алып барабыз. Кеше хокукларын шулай тупас бозган өчен аларга оят булыр дип өметләнәбез”, - дип йомгаклады ул.

  • Владимир Путин белән “Туры элемтә” 16 тапкыр уза. Дәүләт башлыгының “халык белән интервью” форматы беренче тапкыр 2001 елның декабрендә булды. Туры эфир башланганчы Хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә 1,9 миллионнан артык сорау килгән.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә.

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашты.

Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова

Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.