Авыл

Татарстанның 6 районы былтыр түбән сыйфатлы печән әзерләгән

Арча, Югары Ослан, Кайбыч, Әтнә, Балык Бистәсе,  Теләче районнарында тикшерелгән печән түбән күрсәткечкә ия.
07.06 15:46

(Буа, 7 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). 2017 елда республиканың 6 районында җыелган печән сыйфаты ягыннан түбән күрсәткечле. Бу хакта   бүген Буада узган район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләү вакытында эшчәнлегенә багышланган  республика семинарында "Республика ветеринария лабораториясе" директоры Марс Вәлиев әйтте.

"Узган ел Арча, Югары Ослан, Кайбыч, Әтнә, Балык Бистәсе, Теләче районнарында тикшерелгән печәннең түбән күрсәткечкә ия булуы ачыкланды. Бу районнарда печәннең дымлылыгы югары, каротин һәм протеин күләме шактый ким", - диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, былтыр республика буенча барлыгы 445685 тонна печән тикшерелгән. Уртача коры матдә - 83,07, каротин - 23, 7мг/кг, протеин 12,7 процентны тәшкил итә.

Марс Вәлиев үз чыгышында сыйфатлы печән әзерләү буенча киңәшләрен дә бирде.

"Печән 17 проценттан да күбрәк дымлылык калдырмыйча киптереп җыелырга тиеш. Аның составындагы каротинны саклау өчен аны 6-7 см озынлыкта чакта, иртәнге сәгатьләрдә, 9га кадәр чабарга кирәк. Гектарыннан 150 центрнердан күбрәк яшел масса алына икән, үләнне таратырга кирәк. 120ц/га уңышлы мәйданнарны күпертеп чабарга кирәк. Чабылган үләннең өске өлеше 60-65 процент дымлылыкка калгач, чабылганнан соң 3 сәгать узгач, печәнне әйләндерергә кирәк. Икенче катны тагын 3-4 сәгать вакыттан соң әйләндерәләр. Бу вакытта аның дымлылыгы 40-45 процентка калырга тиеш. Соңыннан тырмалап күпертергә дә, киптерергә кирәк. Сыйфатлы печән әзерләү өчен үләннең дымлылыгы 17 проценттан да артырга тиеш түгел", - диде җитәкче.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.