Татар дөньясы

Шәмәрдәндә балаларга бишенче тапкыр Гает бәйрәме оештырыла

Былтыр бәйрәмдә 500 бала катнашкан.
07.06 15:53
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). 15 июнь көнне  Саба районы Шәмәрдән бистәсе Мәдәният йортында балалар өчен Гает бәйрәме узачак. Бертуган Энҗе һәм Мәдинә Әбсәләмовалар бәйрәмне бишенче тапкыр оештыра. 
 
Беренче Гает бәйрәмендә 25 бала катнашса, узган ел аларның саны 500 гә җиткән. 
 
"Апалар ел буе балаларга бәйрәмне оештырыр өчен тырыша. Казанның кибетләрен бүләк алабыз дип бушатып бетерделәр бугай. Гает көнен татары да, урысы рәхәтләнеп бәйрәм итә. Күңелле узгач, балалар ул көнне көтеп ала", - диелә хәбәрдә.
 
Бәйрәмне танылган шоу-мен Гамил Нур алып барачак. 

“Күп кенә балалар гает бәйрәмен коймак пешерү бәйрәме дип кенә белә. Гамил Нур да балаларга үгет-нәсыйхәт сөйли. Балалар Яңа елны гына түгел, безнең бәйрәмне дә көтеп торуларын телибез”, - дигән иде Энҗе Әбсәләмова узган ел "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.