Татар дөньясы

Троицк шәһәрендә Россия дин әһелләре Зәйнулла Рәсүлов укуларына җыела

Конференция 6 июльдә үткәреләчәк.
07.06 17:36
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә Зәйнулла Рәсүлов укулары быел 6 июль көнне узачак. Бу хакта Чиләбе татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
“Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференция ел саен Мәскәү, Чиләбе, Башкортстан, Казахстан һәм Татарстаннан күп сандагы дин әһелләрен, тарихны өйрәнүчеләрне җыя. 
 
  • Зәйнулла Рәсүлов 1833 елның 25 мартында Троицк өязе Туңгатар волостеның Шәрип авылында (хәзерге Башкортстанның Учалы районында) мулла гаиләсендә туа. Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге - Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала. Аннары, Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. 1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең Акхуҗа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта. Шәкерт булган чорында суфичылык белән кызыксынып китә. Истанбулда  Нәкъшбәндия тәрикате тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала.
1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар. Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Россиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.
 
Зәйнулла Рәсүлов 1917 елның 2 февралендә вафат була. Кабере Троицк шәһәренең татар зиратында урнашкан.
 
Улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Татарстанда «Бердәм Россия»нең кабул итү бүлмәсенә 10 елда 21 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Бер генә сәяси партиядә дә халык белән мондый системалы эш оештырылмаган, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.