Фән һәм мәгариф

Киләчәк кадрлары проекты балаларга һәм остазларына иҗади үсеш мөмкинлеге бирә - Л.Фазлыева

“Регионнар өчен киләчәк кадрлары” проекты Казан сәләтлеләр ачык университетында үткәреләчәк.
07.06 18:14

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева “Регионнар өчен килəчəк кадрлары” стратегик инициативасы балаларга һәм аларның остазларына югары дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирә, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә әйтте.

Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, “Регионнар өчен киләчәк кадрлары” стратегик инициативасы үз эшен 2018 елның 9 апрелендә башлап җибәргән. “Бүгенге көндә проект эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Ул күп кенә мәктәп балалары, студентларның яңача фикерләвенең нигезе булып тора. Педагогик яктан караганда, ул яшьләрдә логик фикерләүне, аларның иҗади мөмкинлеген үстерергә, активлыкны арттырырга булыша. Стратегик инициатива мәктәп балалары командаларының проектлары белән тыгыз бәйләнгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларны һәрвакытта да үстерергә кирәклеген ассызыклап килде. Шуңа күрә дә әлеге инициатива Президент тарафыннан шунда ук кабул ителде”, - диде ул.

“Бүгенге көндә порталда Татарстаннан 539 катнашучы теркәлгән. 80 кеше инде үзләренең проектларын тәкъдим итеп өлгерде. Бу проектта катнашу балалар өчен югары күтәрелергә мөмкинлек бирә. Әлеге стратегик инициатива Казан сәләтлеләр ачык университетында үткәреләчәк”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Ләйлә Фазлыева фикеренчә, инициативаның төп бурычы – Татарстан территориясендә яшәүче балаларга, аларның проектларын тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинчелек бирү: “Без чын лидерларны барлаячакбыз. Бу әле башка регионнар читтə калачак дигəн сүз түгел. Проект эшчәнлеге совет заманы педагогикасына хас, ул әллә кайдан уйлап табылмаган. Ул элегрәк педагогик системада башкача аталды. Хәзер инде аның проект эшчәнлегенә нигезләнгән төгәл атамасы бар. Инициативаның тормышка ашуы нәтиҗәсендә сәләтле яшьләр һәм аланың остазлары арасыннан региональ лидер командалары ачыкланачак”, - диде ул.

“Инициативаны тормышка ашырудан тыш, сәләтле катнашучыларны регионнарда танытырга, аларга ярдәм итәргә планлаштырабыз. Стратегик инициативаның төп өч этабы бар.

Беренче этапта яшүсмерләрне һәм остазларны 15 июньгә кадәр кабул итәбез. Балалардан - 200 кеше, ә остазлардан 30 кеше катнашыр, дип көтелә.

Икенче этап август аенда узачак. Без балаларга һәм аларның остазларына Республика проект мәктәбендә белем бирәчәкбез. Мәктәп балалары өч көн дәвамында белем алачак, шул уңайдан алар проект эшчәнлегенең осталык нигезләренә төшенәчәк. Нәтиҗәдә проект командалары барлыкка киләчәк һәм һәр катнашучыга белем бирү программалары яраклаштырылачак. Остазлар өчен ике көнлек сессияләр оештырылачак. Балаларның һәм остазларның очрашуы август ахыры – сентябрь башында узачак.

Өченче этап 2018 елның сентябрь аеннан алып 2019 елның февраль аена кадәр булачак. Группа яки индивидуаль проект аша яшьләр проект эшчәнлеге буенча тәҗрибә туплаячак, төрле юнәлештә мәҗбүри һәм электив онлайн-курслар үзләштерәчәк, үзләрен эксперт, блогер һәм корреспондентлар ролендә сынап караячак.

Дүртенче этап 2019 елның февраленнән алып июль аена кадәр үтәчәк. Бу этапта әзерләнгән проектларның, Бөтенроссия “Наставник” форумы катнашучыларының, “Сириус” белем бирү үзәгенең һәм “Артек” лагере сменасының презентацияләре тәкъдим ителәчәк”, - диде Ләйлә Фазлыева.

  • Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0. – яшьләрнең сәләтен ачарга ярдәм иткән алгарыш институты.
  • Проектта  Россия Федерациясенең җиде төбәгеннән (Татарстан, Тула, Ульяновск, Мәскәү, Төмән, Новгород өлкәләре, Пермь краеннан) 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала.

Стратегик инициативада теләгән һәркем үз проектын тормышка ашыра ала. Моннан тыш, сәләтле һәм югары мотивацияле балалар һәм яшьләр лидерлар командасына эләгергә мөмкин. Шулай ук “Губернатор мәктәбе"ндә өч көнлек белем бирү оешмасына, “Артек” балалар һәм яшьләр лагерена путевка алып була.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.