Авыл

Чирмешән районының Кармыш авылы фермеры грант акчасына терлек симертә

Башка авылларда йорт саен машина торса, монда йорт саен диярлек трактор басып тора, кайберәүләрдә әле ул бер генә дә түгел.
08.06 05:00

(Чирмешән, 8 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районының Кармыш авылы фермеры грант акчасына терлек симертә, дип яза җирле басма.

Башка авылларда йорт саен машина торса, монда йорт саен диярлек трактор басып тора, кайберәүләрдә әле ул бер генә дә түгел. “Безнең авылда фермерлар күп бит”, - диделәр кармышлылар.

Авылда җиде крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан, шулар арасында “Миннебаев Д.Р.” хуҗалыгы аерым урын алып тора.

Динар мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайта. Башкалар кебек шәһәргә дә китеп урнаша, әмма озак тормый, төпчек малай әти-әнисе янына авылга кайтып төпләнә. Анда-монда эш эзләми, яшьтән үк мал-туар карап үскән егет терлек асрарга ниятли. Әүвәл атлар, тора- тора сарыклар үрчетә.

Узган елны Динар фермерлык эшен җәелдерүгә грант отаһәм 3 миллион сум акчага мөгезле эре терлекләр симертү проектын тормышка ашыра башлый.

Бүген инде аның бу юнәлештә уңышлары да бар. Элеккеге “Алга” колхозының ферма биналарын сатып ала, ремонт ясый Динар. Грант акчасына алган үгезләрне дә шунда алып кайта. Хәзер Миннебаевхуҗалыгында 23 ат, 70кә якын сарык, 100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Билгеле, бу кадәр малны ашатырга да кирәк.
-600 гектар җир, аны эшкәртергә дүрт берәмлек тракторбар, - ди әңгәмәдәшем. -Нигездә бөртекле культуралар чәчәбез, печәнгә күпьеллык үләннәр дә үстерәбез. Яз-көз атлар, сарыклар көтүдә йөри.

Грант акчасы алучылар махсус шартларны да үтәргә тиешләр, әйтик, биш ел бу эшне ташларга, терлек санын азайтырга ярамый, ай саен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә вакытында отчетлар тапшырырга, салым түләргә кирәк.

Булдыклы авыл эшкуарының киләчәккә үз эшен киңәйтү буенча планнары да бар.

-Менә шул сыер абзарларны ремонтлап, сыерлар да алырга ниятлим, -ди Динар Миннебаев. – Монда да дәүләт ярдәменә өметләнәм. Гомумән, авыл җирендә эшен башларга теләүчеләр өчен дәүләтнең бу ярдәме бик урынлы, үз эшеңне башларга мөмкинлек бар. Мин инде шәһәргә дә китеп карадым, анда безне көтеп торучы юк. Авылда да акча эшләп, яшәп була. Иткә сорау кимеми. Әмма әлегә кадәр мондый зур ит күләмдә сатарга туры килмәде. Көзгә үгезләрнең бер төркемен суярга вакыт җитә. Лашмандагы сую цехы белән килешү бар. Бу эшне алар аша башкарачакбыз.

Динарның фермер хуҗалыгында өч кешегә даими эш урыны бар. Кызу вакытларда тагын өстәмә көч җәлеп итә. Ай саен хезмәт хакын түләп бара.

Күптән түгел генә «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Безнең районнан тагын җиде кеше грантларга ия булган. Чирмешәннән Фәрһад Галимов, Зөлфәт Мортазин, Девичья Полянадан Николай Якимов, Кармыштан Дамир Гатин һәм Илгизәр Фәтхетдинов мөгезле эре терлекләрне симертү буенча эш алып барачак. Чирмешәндә яшәүче Зилә Латыйпова җилек-җимеш, ә Висхан Тепсуркаев бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерү белән шөгыльләнәчәкләр.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.