Спорт

Рөстәм Миңнеханов Александр Овечкинны Стэнли Кубогы оту белән тәбрикләде

Татарстан Президенты Овечкинны үзенең дусты дип атаган һәм Instagram аккаунтында хоккейчының Стэнли Кубогын тотып төшкән фотосын урнаштырган.
08.06 11:58

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия хоккейчысы Александр Овечкинны Стэнли Кубогына ия булуы белән котлагаан. Үзенең котлауларын ул Instagram аккаунтында урнаштырган.

“Минем дустым Овечкин Стэнли Кубогын отты! Лаеклы трофеең белән котлыйм @aleksandrovechkinofficial!”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов һәм Овечкинның кубок тотып төшкән фотосын куйган. Россия һөҗүмчесен җиңүе белән Рөстәм Миңнеханов аккаунтының күпсанлы язылучылары да тәбрикләде – хәзерге вакытта пост астында берничә дистә котлау сүзләре язылган.

  • Россия гражданы чыгыш ясаган “Вашингтон Кэпитал” клубы үз тарихында беренче тапкыр Стэнли кубогы иясе булды. НХЛның плей-офф финалы сериясенең бишенче матчында ул “Вегас Голден Найтс”ны 4:3 исәбе белән җиңә. Команда Капитаны Александр Овечкин исәбенә бер шайба өстәлә, ә икенче россияле – һөҗүмче Евгений Кузнецов нәтиҗәле тапшыру буенча аерылып тора. Моннан тыш, Александр Овечкин НХЛ плей-оффында иң кыйммәле уенчы дип танылды.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә.

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашты.

Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова

Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.