Хәвеф-хәтәр

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат һәлак булган

Фаҗига Кайбыч районының Чутай авылында килеп чыга.
08.06 13:12

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Кайбыч районы Чутай авылындагы шәхси йортта чыккан янгын турында хәбәр 112 эсктрен хезмәтләр чакыру бердәм номерына пәнҗешәмбе, 7 июнь көнне, 15:25 сәгатьтә килеп ирешә.Ут камап алган бүрәнә йорт янында Чутай янгын сүндерүчеләр командасы һәм Иске Тәрбит авылындагы аерым пост хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала. Алар янгын сүндерүчеләргә өй эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтәләр.Куе төтен һәм югары температура аркасында йортка керү мөмкин булмый. Ут өй белән янәшә торган кечкенә сарайга һәм мунчага да күчә.Янгын сүндерүчеләргә утны тулысынча сүндерү өчен 30 минуттан артык вакыт кирәк була. Янгын урынындагы хәрабәләрне караганда янгын сүндерүчеләр йокы бүлмәсендә 33 яшьлек ирнең янган гәүдәсен таба.Янгын нәтиҗәсендә 120 кв. метр мәйданлы агач йорт, шулай ук сарай һәм мунча тулысынча юкка чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.