Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Рөстәм Миңнеханов Казанның "Весна" торак комплексында яңа балалар бакчасын ачты

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе 340 урынга исәпләнгән.
08.06 17:59

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Фикрәт Табиев урамында яңа балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар бакчасы Казанның “Весна” торак комплексында урнашкан һәм 340 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениедә балаларга уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барлык шартлар да булдырылган. Ишегалдында төрле яшьтәге балалар өчен уен зоналары оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов торак комплекста яшәүчеләрне балалар бакчасы ачылуы белән котлады. “Мондый матур йортлар янында парк, балалар бакчасы булу, мәктәп төзелү бик мөһим. Безнең балаларның үсеше өчен, кече яшьтән үк барлык мөмкинлекләр булырга тиеш”, дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты төзүчеләргә проектны сыйфатлы итеп гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде, ә балалар бакчасы хезмәткәрләренә уңышлар теләде.

Илсур Метшин, үз чиратында, Татарстан Президентына мәгариф объектлары төзелешен модернизацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантаналы ачылыштан соң, Рөстәм Миңнеханов Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты: уен бүлмәләрендә, спорт һәм музыка залларында булды.

 

Ахырдан кунаклар «Весна» торак комплексы янәшәсендәге Нокса елгасы яр буен да карап чыктылар. Яр буенда велосипед юллары, җәяүлеләр зоналары, уен мәйданчыклары бар.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.