Фән һәм мәгариф

Саба районында 1,5 мең укучы җәйге лагерьда ял итәчәк

Иске Икшермәдә "Кояшкай" лагеренда бер баланың 21 көн ял итүе 15389 сумга төшә, әти-әни шуның 2308 сумын гына түли.
09.06 08:00

(Саба, 9 июнь, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Мәктәп балаларының җәйге ялы башланды. Бу уңайдан башкарма комитет җитәкчесенең махсус карары да кабул ителде. Шулай ук әти-әниләр дә балаларының каникулны кайда, ничек үткәрәчәкләрен хәл иткән инде. Без аларны Иске Икшермәдә "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерен ачу тантанасында да күрдек һәм әңгәмә кордык, дип яза раойн газетасы.

Әти-әниләрнең сорауларына өлкән әйдаман Айзилә Мостафина да теләп җавап бирде. "О, әйбәт икән, эштә булгач, өйдә дә аның кадәр кайнар ризык әзерли алмыйбыз",– диделәр әниләр һәм әбиләр лагерьда туклану режимы белән кызыксынгач. Лагерьның 1нче сменасында ял итүчеләр техник иҗат белән шөгыльләнә. Сабадан Зариповларның III сыйныфка күчкән кызлары Динәне, Мифтаховларның оныгы – Казанда яшәүче Данил Степановны, быел I сыйныфка барачак Нәфис Зиннәтуллинны һәм барысы 85 баланы күңелле "Кояшкай" тормышы көтә. "Килүләренең икенче көнендә үк "Эшмәкәрләр көне" үткәрдек. Кызлар массаж салонында эшләде, маникюр ясаучы булды, малайлар да үзләренә шөгыль тапты. Кемдер "акчаны" күп җыйса, икенчеләрендә бер тиен дә калмады. Кичен эшләгән "акчаларына" аукционда катнаштылар. Ә сменаның төп юнәлеше – модельләштерү. Балалар цифры программа ярдәмендә идарә ителә торган зур һәм кечкенә станокларда эшлиләр, детальләрне компьютер ярдәмендә җыялар. Экскурсияләр дә программага кергән. Тукай Кырлайга һәм Чаллыга "Дельфинарий"га барачаклар. Кичләр дискотека, стиляги-шоулар белән үтәчәк. Ә 26 июньнән эстафета "Сәләт-Саба" сменасына тапшырыла"– диде Айзилә Мостафина.

Лагерьда ял итүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләде. "Кояшкай" белән бер үк вакытта мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Шулай ук спорт профилендәге сменалар да балаларны кабул итте. Район буенча 1,5 мең укучы лагерьларда ял итәчәк. Бу эшне үзебез генә башкарып чыга алмас идек. Балаларның җәйге ялын оештыруга республика бюджетыннан 6 миллион сум акча биреләчәк. Каникуллар чорында район мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәрләр дип ышанып калам",– диде ул.

"Кояшкай"да бер баланың 21 көн ял итүе 15389 сумга төшә, әти-әни шуның 2308 сумын гына түли. Лагерь эшен финанслауга оешмалар да булышлык итә. 

Укучылар озын каникулда ял итеп кенә ятмыйлар, билгеле. Алар вакытлыча эшкә дә урнашачаклар. Барысы 735 укучының (14-18 яшьлекләр) оешма-предприятиеләрдә файдалы хезмәттә катнашулары көтелә. Мәсәлән, "ТатМит Агро" җәмгыяте – 20, "Сатыш" филиалы 14 вакансия тәкъдим итә. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Данис Габдерахманов аңлатканча, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырганда, үзәк белән оешма яки предприятие арасында килешү төзелә. Анда укучыларның хезмәтен оештыру һәм аңа түләү мәсьәләләре карала. Табель белән танышканнан соң, үзәк укучының исәп-хисап счетына, оешма түләгән хезмәт хакына өстәп, 1700 сум акча күчерә. 16 яшьтән кечерәк укучылар өчен эш атнасы - 24, 16-18 яшьлек укучылар өчен – 36 сәгать. Балалар кайда, ничек кенә ял итсә дә, эшләсә дә, җәйге каникул хәвеф-хәтәрсез, имин генә узсын, диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.