Дин

Татарстан Республикасында Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнә

Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге 07.00 сәгатьтә кылыначак.
09.06 11:47

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае зур әһәмият бирелеп һәм нәтиҗәле уза. Ай буена республикабызның барлык мәчетләрендә тәрәвих намазлары укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 40 мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръән тулысы белән укыла.

Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк.

Җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге 07.00 сәгатьтә кылыначак.

Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк.

Мөфти вәгазеннән соң 07.00 сәгатьтә мөселманнар гает намазын укыячак һәм алга таба (07.05 сәгатьтә) хөтбә укылачак.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бүген Теләчедә, Биектауда, Балык Бистәсендә булды, Самара өлкәсендә яңа мәчет ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.