Спорт

Казанда Җанатарлар фестиваленә керү бушлай булачак - Дамир Фәттахов

Фестивальдә турнирның барлык 64 матчын карап булачак.
09.06 11:38

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда Җанатарлар фестиваленә керү бушлай булачак. “Казан” гаилә үзәге мәйданына аккредитациясез һәм җанатар паспортыннан башка керү мөмкин булачак. Бу хакта Казан мэриясенең аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары фестивальдә турнирның барлык 64 матчын карап булачагын җиткерде. Фан-фестның төп үзенчәлеге булып, зур экранлы сәхнә комплексы булачак. “Беренче уен трансляциясе 14 июньдә 18.00 сәгатьтә була. Бу Россия һәм Гарәп Әмирлекләре җыелмалары арасында ачылыш-матчы булачак. Ачылыш көнендә җанатарларга Welcome to Kazan — Welcome to Russia программасы тәкъдим ителәчәк. Шоу Казанның, Татарстанның һәм илнең тарихын, бай мәдәни һәм спорт мирасын тәкъдим итәчәк”, - дип дәвам итте Фәттахов.

16 июньдә беренче матч көнендә Казандда фан-фестта “Без – бер Җир балалары” милли-мәдәни программасы тәкъдим ителә. Кунаклар һәм шәһәр халкы игътибарына беренчелеккә чыккан илләрнең популяр эстрада һәм халык көйләре яңгыраячак.

15 июльдә Җанатарлар фестивале ябылышында Россия спорты һәм эстрада йолдызлары чыгышы булачак, дип өстәде докладчы.

“Мәдәни программадан тыш фанатларга foot-to-go форматында төрле ил милли ризыклары тәкъдим ителә. Фестиваль зонасында тиз хезмәт күрсәтелүче 36 касса куела. Алар бер үк вакытта 25 мең җанатарга хезмәт күрсәтә алачак”, - диде Дамир Фәттахов.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.