Мәдәният

Төнлә дә татарча мультфильмнар күрсәтәчәк “Шаян ТВ” каналы рус телендә презентация ясады

Презентация «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз» традицион фестивале кысаларында оештырылган иде.
09.06 15:05

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Кремлендә “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы рус телендә тәкъдим ителде. Әлеге презентация «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Балаларны яклау көнендә үтә торган «Без Кремльне яратабыз» традицион фестивале кысаларында оештырылган иде. Яңа каналны телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова алып барды.

Проектның зур экрандагы презентациясе һәм алып баручының шәрехләүләре буенча балалар яңа каналда атнага бер тапкыр “Бергәләп өйрәник”, “Кичке әкиятләр”, “Тереклек дөньясында”, “Галәм киңлекләрендә”, “Ябалак апа дәресләре”, “Акыл баттл”, “Җырлы селфи” кебек тапшырулар булачагын, бик күп кызыклы мульфильмнар һәм мультсериалларның татарчага тәрҗемә ителгәнен белде.

Фестиваль "Мы любим Кремль"

“Шаян ТВ” каналы тапшыруларын хәзер ТНВ каналында 15.00 сәгатьтә көнгә бер сәгать карап була. Бу каналның “ТНВ-Яңа гасыр” структурасында булуы белән бәйле. 15 октябрьдән ул тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак, Айзилә Батырханова балаларга вәгъдә иткәнчә, “төнлә дә мультиклар күрсәтәчәк”. Телевидениедә бөтен тапшырулар да татар телендә булачак, ә реклама ике телдә барачак. Тапшырулар 3 - 7, 7 – 11, 11 – 15 яшьлек балалар өчен эшләнә.

Тиздән каналның үз рәсми сайты барлыкка киләчәк. Әлегә телевидениенең үз "кнопкасы" буласы-булмаячагы билгеле түгел. 

Ярты сәгать чамасы барган презентациянең беренче өлешендә тапшырулар анонсланса, икенче өлешендә балаларга сораулар биреп бүләк алу мөмкинлеге тудырылды. Балалар куянның колагы нигә озын, аюның нигә койрыгы бар кебек сораулардан тыш, Айзиләгә ничә яшь булуын да, рекламаның нинди телдә бирелүен дә сораштылар.Фестиваль "Мы любим Кремль"Сораулар бирүче һәм ул сорауларга җаваплар табучыларга “Шаян ТВ” логотибы төшерелгән футболкалар, блокнотлар, ручкалар һәм аяк киеме салып йөри торган рюкзак тапшырылды.

Айзилә Батырханова тамашачыларны “Шаян ТВ” балалар каналының төп геройлары һәм алып баручылар – Шаян белән Биби белән таныштырды. Алар кастинг аша үтеп сайлап алынганнар. Шаян образында – Казанның 93нче мәктәбе укучысы Илдар Гыйниятов, Биби – Самирә Йосыпова, Биектауның 4нче гимназиясе укучысы.Фестиваль "Мы любим Кремль"
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.