Спорт

Татарстан көрәш буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә

Ярышта катнашу өчен бүгенгә 42 илдән 200дән артык көрәшче гариза биргән инде.
09.06 20:52

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). 15-17 июньдә Татарстанда көрәш буенча XVI Дөнья чемпионаты узачак. Халыкара турнирда катнашу өчен 42 илдән 200дән артык көрәшче гариза биргән. Ярышлар 7 авырлык категориясендә узачак.

Турнирны оештыручылар хәбәр иткәнчә, сайлап алу турлары һәм чемпионат финалы Сабан туе бәйрәме кысаларында Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында оештырылачак.

Россия җыелма командасында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәмәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклаячак.

  • Бүгенге көндә Россия Көрәш федерациясе һәм Халыкара билбаулы көрәш федерациясе Россиянең 30 төбәгендә, шулай ук Пакыстан, Болгария, Һиндстан, Иран, Украина һәм Белоруссиядә бу спорт дисциплинасын үстерә. Шулай ук көрәш Казанда 2013 елгы Универсиада программасына кертелгән иде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә.

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашты.

Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова

Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.