Татар дөньясы

Төмәндә Кырынкүл авылында катер-һәйкәл куйганнар

Катер-һәйкәлнең озынлыгы 9 метрдан артык, киңлеге 2,6 метр, биеклеге 3 метр чамасы.
10.06 09:15

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). 28 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәме көнендә Төмәндә Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты.

  • "Аист” чик сакчылары катеры 1986 елдан Россия-Кытай һәм Россия-Казахстан чикләре буенча йөреп торган. Катер-һәйкәлнең озынлыгы 9 метрдан артык, киңлеге 2,6 метр, биеклеге 3 метрга якын. “Аист” Россия флагын символлаштырган яр буе сакчылары төсенә буялган. Бортның саны – 072, Төмән өлкәсе кодын символлаштырган.

Фото: yanarish72.ru

Митингта катерны булдыруда ярдәм иткән спонсорларга, булышучыларга зур рәхмәт сүзләре әйтелгән.

"Алар арасында милләттәшләребезнең исемнәре дә яңгырады, алар – эшкуар Ринат Насыйров, иҗтимагый оешма әгъзасы Ринат Ташбулатов", диелгән әлеге хәбәрдә.

Юбилей белән котлап ветераннарга истәлекле медальләр тапшырганнар. Сәхнәдә концерт булган, почмакларда көч экстримы буенча ярышлар оештырылган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.