Мәдәният

"Электрон китапханә"дә "Лев Толстой һәм Казан" исемле белешмәлек чыкты

2018 ел − Татарстан Республикасында рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде.
10.06 12:47

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының "Электрон китапханә" бүлегендә бөек рус язучысына багышланган "Лев Толстой һәм Казан" исемле белешмәлек урнаштырылды. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белешмәлеккә рус әдәбияты классигының тәрҗемәи хәле, иҗаты, әсәрләре турындагы мәгълүмати чыганаклар тупланган.

Лев Толстойның Казан белән бәйләнешенә һәм аның турында хәтер саклауга төп игътибар бирелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының УП-832 нче номерлы Указы нигезендә 2018 ел − Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Әлеге ел Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән тыгыз бәйләнешен, аның илебез әдәбиятына һәм дөнья әдәбиятына керткән зур өлешен исәпкә алып, җәмәгатьчелекнең игътибарын тел, мәдәният үсеше мәсьәләләренә юнәлтү, язучының иҗади мирасын өйрәнүгә әһәмият бирү максатыннан үткәрелә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.