Хәвеф-хәтәр

Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән

Поезд белән пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылган.
10.06 13:11

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Агентлык Россия тикшеру комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән, Орел өлкәсенең Орел районында поезд белән пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылганын язды.

Җинаять эше Россия Җинаять кодексының 264 маддәсе 5нче бүлеге (транспорт чарасы белән идарә итүченең кагыйдә бозып, саксызлык аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерүе) һәм (кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтелеп, ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү) буенча кузгатылган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне якынча иртән 8 сәгать 20 минутта Орел районында Гать һәм Лаврово авыллары арасында көйләнә торган тимер юл кичүендә йөк поезды белән пассажир автобусы бәрелешкән.

Бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, аларның берсе балигъ булмаган бала. Тагын 12 кеше имгәнүләр алган, дип хәбәр иткән Россия тикшерү комитеты.

Һәлакәт урынында тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.