Мәдәният

Милли киемнәрдән иң зур әйлән-бәйлән ясап, Уфада рекорд куйганнар

Әлеге вакыйганы теркәр өчен, “Россия рекордлар китабы” баш мөхәррире Станислав Коненко килгән.
10.06 14:06

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ ”). Милли киемнәр кигән кешеләр Уфада иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куйганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

"Салават Юлаев мәйданыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап, Уфа амфитеатрына, “Ватан” этно-паркына таба милли киемнәр бәйрәме катнашучыларыннан торган бик зур интернациональ колонна узды. Биредә сәнгать фестивале сәхнәсе алдында берничә рәт булып, куллар тотынышып, музыка көенә иң зур әйлән-бәйлән боҗрасы әйләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге вакыйганы теркәр өчен,  “Россия рекордлар китабы” баш мөхәррире Станислав Коненко Уфага килгән. Парадның һәр катнашучысы махсус капка аша узып, теркәлеп барган. 1192 - рекордның рәсми саны итеп язылган.

Бәйрәмдә рус, башкорт, татар, немец, чуваш, латыш, украин, мордва, керәшен, удмурт, мари, казак, белорус, һинд, гарәп, таҗик һәм башка халык вәкилләре катнашкан. Шулай ук милли киемнәр кигән Конго, Колумбия, Вьетнам, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка ил студентлары кушылган. 

Иң яшь катнашучы Рамазан Алтынбаевка тиздән ике яшь тула, ә иң өлкән катнашучы —  Риф Тимербулатов 80 яшьтә булган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.