Икътисад

Президент лимузинына Татарстанда эшләнгән шиналар куела

“Кортеж” проекты лимузины өчен покрышкалар Түбән Кама заводында эшләнә.
10.06 14:27

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ ”). Түбән Кама заводында эшләнгән уникаль покрышкаларны “Кортеж” проектының Президент өчен эшләнгән  "Aurus Senat Limousine" машинасына куялар. Бу хакта “Кама” сәүдә йорты директоры урынбасары Андрей Бутинга сылтама белән “Известия” яза.

  • Дәүләт җитәкчеләре өчен эшләнгән “Кортеж” сериясе автомобильләре Россиядә төзелә. Алар сатуга "Aurus" бренды белән 2019 елда чыгачак.

Тоташ металлокорд конструкциясе нигезендә эшләнгән шиналарны, нигездә, махсус техника һәм йөк автомобильләрендә кулланалар.

  • “Кортеж” проекты автомобильләрен җыю Татарстанга күчерелергә мөмкин дип хәбәр иткән иде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов хезмәт кешесенең абруен күтәрергә кирәклеген әйтте, “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк, иртәгә һава торышы бозыла.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә

23 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.