Спорт

Футбол буенча Австралия җыелма командасы Казанга килде

Австралиялеләр Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында яшәп, күнекмәләр уздырачак.
10.06 14:43

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов).  Австралия җыелма командасы футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен Казанга килде. Аларны аэропортта каршы алганнар. Бу хакта “Казан” халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Австралия командасы утырган самолет Казан аэропортына Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 50 минутта төшкән.

Австралиялеләр Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында “Ак Барс” хоккей клубы базасында яшиячәк һәм “Хезмәт резервлары” стадионында күнекмәләр уздырачаклар.

  • Дөнья чемпионатында Австралия-Франция уены Казанда 16 июньдә була.

Дүшәмбе, 11 июньдә, Австралия командасы ачык күнекмәләр уздыра.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан, Австралия җыелмасы ФИФА рейтингында 34нче урында тора. Бу C төркемендә иң начар күрсәткеч. Франция җыелмасы бу исемлектә җиденче урында. Перу һәм Дания командалары 11 һәм 12нче урыннарда тора.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә.

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашты.

Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова

Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.