Рәсми Татарстан

Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Россия көне белән котлады

Әлеге көн - Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкиленең уртак бәйрәме, диелә котлауда.
11.06 11:00

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Россия көне белән котлады. Котлау тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты. 

"Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар! Барыгызны да Россия көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.

Әлеге көн - Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкиленең уртак бәйрәме. Россия көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән", диелгән әлеге котлау текстында. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.