Авыл

Кайбыч районында яшел уракка әзерлекне тикшерделәр

Конкурс йомгаклары буенча, беренче урын “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалына бирелде
11.06 09:00

(Кайбыч, 11 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч механизаторларының печән чорына ни дәрәҗәдә әзер булуларына Казан вәкилләре катнашындагы комиссия бәя бирде. Терлек азыгы әзерләү һәм сенаж, силос базларының 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча үзара тикшерү Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә республиканың һәрбер районында үткәрелә, дип яза җирле басма.

Кайбычта үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен “Татагролизинг” җәмгыятенең баш инженер-директоры Нурсил Вәлиев рәислегендәге комиссия бәяләде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан терлекчелек буенча белгеч Айрат Хәбибуллин да бар иде. Алар барлык хуҗалыкларда да механизаторлар белән аралашты.

Тикшерү, гадәттәгечә, “Яңа юл” хуҗалыгыннан башланды.

– Безнең хуҗалыкта азык культуралары 355 гектар мәйданны били. Шул исәптән, 275 гектар мәйданда күпьеллыклар, 80 гектар мәйданда силоска кукуруз чәчтек. Азык урып-җыю техникасыннан “Полесье” комбайны, “ЖВН” чапкычы, роторлы чапкыч, “КИР-1,5”, үләнне җыеп, пресслау агрегаты, печән әйләндерүче тырмалар, “КамАЗ”, “МТЗ” тракторларыбыз да бар. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, егетләребез дә, техника да сынатмас, – диде хуҗалык агрономы Финар Насыйров.

“Подберезье”да күпьеллыклар 711 гектар, кукуруз 141 гектарда чәчелгән. Язгы чәчү соңрак тәмамлану сәбәпле, техниканы ремонтлап бетерә алмаганнар иде әле. Эшне тиз тотарга вәгъдә иттеләр.

“Дубрава” җәмгыятенең беренче, өченче филиалларында техниканың әзерлеге бер чама. Ә Ульянковода Радик Миңнуллин җитәкчелегендәге икенче филиалда барлык техника да бүгеннән печәнгә төшәргә әзер. Комиссия кайбер техниканы эшләтеп тә карады, ник берсе сынатсын!

Комиссия рәисе Нурсил Вәлиев Кайбыч механизаторлары, инженер-механикларының үзара тикшерүгә җитди карауларын әйтеп узды.

– Иң элек барыгызга да язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул. – Үсемлекчелек белән игенчелек тармагы бер-берсеннән аерылгысыз. Фермалар хуҗалыкка ел әйләнәсе табыш китерә. Сөт, ит сатудан кергән акчага запас частьләр, ягулык-майлау материаллары алына, эшчеләргә хезмәт хакы бирелә. Терлек азыгы булса, продукция дә, акча да, гаиләләрегездә муллык булыр. Кышлату чорында мул продукция алу өчен җәен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы запасы булдыру мөһим. Яшел уракка чыгарга тагын бер атналап вакыт бар. Эш барышында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү шарт.

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, “Дубрава” җәмгыяте директоры Юрий Осипов та аның теләкләренә кушылды, диелгән район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.