Авыл

Яңа Чишмәдә сарыкларның йонын кырку эшенә 100 мең сумнан артык акча сарыф ителә

Сарыкларның йонын кыркучы балаларга да акча түләнә.
11.06 07:00

(Яңа Чишмә, 11 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Яңа Чишмә районында иң күп сарык асраучы бердәнбер хуҗалык бар, ул “Архангельское“ КФХ“ ҖЧҖ. Монда сарыкларның баш саны 2000 нән артык тәшкил итә, шуның 1000 се – ана сарыклар, дип яза җирле басма.

- Бу тармак табышлы булмаса да, зыян да китерми, - дип сөйли КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова. - Сарыклар май аеннан башлап сентябрь-октябрьгә чаклы көтүлектә йөри, ашатуга талымсызлар, аларны ферма мөдире Сергей Карасев белән бергә 6-7 кеше карый. Әмма, кызганычка каршы, сарык ите сатуда кыенлыклар бар, ә тиреләрен гомумән сатып та булмый, ташлыйбыз дисәң дә була. Шунысы яхшы, соңгы елларда йон сату буенча Дагыстаннан эшмәкәрләр белән килешәбез.

... Без бу хуҗалыкта сарыклар кыркыган вакытта булган идек. Әлеге эш белән хуҗалык зоотехнигы Алексей Кучинский җитәкчелегендә алты кеше мәшгуль. Николай Стрелов, Михаил Рукавишников, Илья Териков, Владимир Чистяков һәм Александр Акимовлар электр машинкалары белән бик җиңел эш итәләр

- Нормаль гына эшләгәндә бер кыркучы көненә 45-50 баш сарыкны “чистарта“ ала, - ди Татьяна Михайловна. - Һәм яхшы гына акча эшли.

Монда бу эш белән 30 га якын кеше мәшгуль.

Йон кыркучылар янында булышучы – хатын-кызлар да бар, алар йонны алып, сарыкларны тотып торалар, мәйданчыкларны себерәләр, тоякларын кисәләр һ.б. Сарыклар фермасында укучы балалар да булыша. Аларның әти-әниләре хуҗалык башлыгыннан шушы кызыклы, сезонлы эш вакытында зурларга булышыр өчен балаларын эшкә алуларын сораганнар. Алар эшчеләргә бик теләп булыша, йон кыркучыларның эшен кызыксынып күзәтәләр, кыскасы, авыл хезмәтенә тартылалар.

- Монда шәһәрләрдән каникулга кайткан балалар да бар, аларга барысы да кызык, һәр нәрсә алар өчен яңалык, - дип дәвам итте Татьяна Белоглазова. - Без барлык балаларны зурлар белән бертигез ашатабыз һәм йон кырку эше төгәлләнгәч вак-төяк чыгымнарга берникадәр акча түлибез.

- Йон кырку эше 6-7 көн дәвам итә һәм аны төгәлләгәч без нәтиҗә ясыйбыз, - дип сөйли КФХ башлыгы. - Һәммәсенә дә хезмәт хакы түлибез, ә беренче урынны алучыга төп приз – 50-60 килограммлы тәкә тапшырабыз. Шушы сезонлы эшкә хуҗалык 100 мең сумнан артык акча сарыф итә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бүген Теләчедә, Биектауда, Балык Бистәсендә булды, Самара өлкәсендә яңа мәчет ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.