Татар дөньясы

Удмуртиядә Сабан туена багышланган шигырьләр һәм җырлар бәйгесе була

Җиңүчеләр Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясый алачак.
11.06 12:35
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). Удмуртиянң "Яңарыш" газетасы укучылары арасында Сабан туйга багышлап бәйге уздыра. Бу хакта Удмуртия татарларының милли-мәдәи автономиясе хәбәр итә. 
 
Конкурста катнашу өчен милли бәйрәмгә багышланган шигырьләр һәм җырларны аудио яисә видео тасмага яздырып, "Яңарыш" газетасы редакцияснә юллау шарт.  

Бәйгедә 28 июньгә кадәр катнашырга мөмкин. Җиңүчеләр 30 июньдә Ижевск шәһәрендә узачак шәһәркүләм Сабан туенда чыгыш ясау хокукы ала.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.