Татар дөньясы

Екатеринбургта "Татар кызы" бәйгесенең сайлап алу туры була

Җиңүче Свердловск өлкәсе исеменнән Халыкара бәйгедә чыгыш ясау хокукы ала.
11.06 14:14
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 15 июньдә Екатеринбург шәһәрендә "Татар кызы-2018" бәйгесенең өлкәкүләм сайлап алу туры узачак. Бу хакта Свердловск өлкәсенең "Яшен" татар яшьләре оешмасы хәбәр итә.
 
Өлкәкүләм конкурста җиңүче Казанда Халыкара бәйгедә үз төбәген тәкъдим итәчәк.
 
"Татар кызы" бәйгесендә 18-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Аларның татар телен, тарихын һәм мәдәниятен ни дәрәҗәдә белүләрен, аш-суга осталыкларын тикшереп караячаклар. Бәйге шартлары буенча, кызлар иҗади сәләтләрен дә күрсәтергә тиеш. 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Татарстанда «Бердәм Россия»нең кабул итү бүлмәсенә 10 елда 21 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Бер генә сәяси партиядә дә халык белән мондый системалы эш оештырылмаган, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.