Хәвеф-хәтәр

Чаллыда иномарка елгага төшеп баткан

Автомобильне судан чыгару видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.
11.06 12:13

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда елгага төшеп баткан “Митсубиси” машинасын янгын сүндерүчеләр судан чыгарган. Бу урыннан фотоларны “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте бирде.

Чаллы елгасының ГЭС бистәсе янындагы ярында баткан машина турында хәбәр экстрен хезмәтләр чакыручы бердәм 112 номерына кичә көндез килгән.

Гадәттән тыш хәл урынына “Бомбардир утопия” катерында №6 һәм №55 эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны яр буенда 29 яшьлек исерек шофер каршы ала.

Баткан машина хуҗасы сөйләвенчә, ул машинасын кабыза, ләкин автомобиль берникадәр вакыттан соң сүнә һәм артка таба китә.

Йөртүче машина салоныннан чыгып өлгерә. Машина эчендә башка беркем дә булмый.

№55 эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерү автомобиле белән “Митсубиси” машинасын ярга чыгаралар.

Янгын сүндерү автомобиле махсус җайланма ярдәмендә судан ачык төстәге чит ил машинасын тартып чыгарганны төшергән видео социаль челтәрләрдә барлыка килде.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бүген Теләчедә, Биектауда, Балык Бистәсендә булды, Самара өлкәсендә яңа мәчет ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.