Мәдәният

Әтнә районы Күңгәр авыл җирлегендә Сабан туена бүләк җыйдылар

“Байлар өйдәме?”- Күңгәр авыл җирлегендә генә сакланган милли йола
11.06 19:00

(Казан. 10 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Иртәнге сәгать 8дә Күңгәр авыл җирлегенә кергән Югары Шашы авылында Сабантуйга бирнә җыя башладылар. Ул йоланы Күңгәр авылында икенче төрле "Байлар өйдәме?" дип тә йөртәләр. Күңгәрләр төш уртасында көтеп алды әлеге йолада катнашучыларны. Һәр йорт хуҗалары коштабак белән тәм-томнар, конфетлар күтәреп чыктылар, мәйданга дип әзерләгән бүләкләрен бирнә җыючыларга бирделәр, дип яза район газетасы.

Ә бәйрәмнең матурлыгы, рәхәтлеген берни белән дә алыштыра торган түгел. Милли киемнәрдән киенгән егетләр колгага Сабантуйга дип бирелгән бүләкләрне элә, ә кызлар йомырка җыя... - бизәлгән атлар, гармуннар, колга күтәргән егетләр һәм урам тулы халык.

- Бер безнең җирлектә саклана мондый чара. Иң элек авылдан китүчеләргә, авылдашларга хәбәр ителә. Бу көнне бар әти-әни кечкенә балаларын алып, байларны күрергә кайта. Яшь киленнәр беренче бирнә җыюга ирләр күлмәге алып куя, нәзер әйтүчеләр, алдан артта калып килгән йөгерешчегә, я атка бүләген әзерли. Һәр өй яратып, көтеп әзерләгәне коштабак тулы конфет, тәм-томнар...- дип сөйлиләр әлеге авылларда катнашучылар.

Урам тулы халык, олысы-кечесе, баласы-чагасы, кызы-егете һәм бәйрәм кәефе ...- Күңгәр авыл җирлегендә менә шулай Сабантуйга бирнә җыйдылар.

Авыл халкын берләштерүче бу чара авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре тарафыннан әзерләнде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

Рифкать Әхмәтҗанов әзерләгән этимологик сүзлекнең икенче бүлеген туганнары чыгарачак

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы, инфаркт булу сәбәпле, вафат.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Парламент дәресе бирде

Мондый дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк, Габдулла Тукай турында китап тәкъдим ителде, беренче татар ораториясен студентлар әзерли.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өлкәннәрен Ветераннар советының 40 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә ветераннар хәрәкәтендәге тырыш хезмәте өчен Мактау билгесе тапшырдылар.