Җәмгыять

Казанда футболчылар Месси һәм Салах портретлары барлыкка киләчәк

Үзенчәлекле картиналар Бауман урамында урнаштырылачак.
11.06 17:30

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Казанның җәяүлеләр йөри торган Бауман урамында Аргентина һөҗүмчесе Лионель Месси һәм Мисыр җыелма командасы форварды Мөхәммәд Салахның мозаика стилендә эшләнгән портретлары барлыкка киләчәк.

Әлеге үзенчәлекле картиналарны эшләүне видеога төшереп, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов инстаграмга урнаштырды.

Бу футболчылар республика башкаласына килмәячәк. Арт-объектның авторлары белдергәнчә, фанатларга портретларны карау, алар янында фотога төшү күңелле булачак.

  • Австралия җыелма командасы Казанда беренче тренировкаларын уздырды. Алар Казандагы яшәү шартлары белән канәгать булуларын әйтте.

 

Публикация от vladimir leonov (@vleonov)

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – “Төркитуй” эшли башлады

"Төркитуй" - бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берсе белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.

Татарстан хөкүмәте 2019 елда зур концерт залын төзү эшләренә керешергә ниятли

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге объектның концепциясен раслый, төрле юнәлешләрне һәм мәйданнарны карый, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар

Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.

Синоптиклар иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу турында кисәтә

23 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда томан төшәчәк.